Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка: Ышанычлы җиңүегез — нәтиҗәле эшегезне тану

«Үсешнең югары планкасын тотып калу өчен, сездән һәм бездән көч, булдыклылык таләп ителәчәк», — диде

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инаугурация тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны үз вазифаларына керешүе белән котлады. «Сезнең өченче срокка ышанычлы җиңүегез, беренче чиратта, нәтиҗәле эшегезне тану, бәяләү. Котлыйбыз сезне!» — диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау ТАССРның 100 еллык юбилей елына туры килгәнен искәртте. «Республика Президентын сайлап, Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз», — диде. Ул муниципаль, дәүләт органнары, фәнни, архив учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары берөзлексез, саллы эше нәтиҗәсендә бүгенге яшь буынны республиканың үсеш юлы белән гел таныштырып барганнарын билгеләп узды.

Дәүләт Киңәшчесе сайланган депутатлар, авыл җирлекләре башлыкларына халыкның ышаныч белдергәнен ассызыклап, аларга киләчәктә дә Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен хезмәт итүләрен теләде.

«Без икътисадның казанышларын, спорт, мәдәният, инновацион үсеш турында яхшы беләбез. Үсешнең югары планкасын тотып калу өчен, сездән һәм бездән көч, булдыклылык таләп ителәчәк», — диде Минтимер Шәймиев. Ул республика игенчеләрен Татарстанда 5,5 млн тонна уңыш көтелүе белән котлады.

«Рөстәм Нургалиевичның сайлау алдыннан традицияләргә тугрылык —  киләчәккә ышаныч турында лозунгы күңелебезгә хуш килде һәм актуаль дип саныйбыз. Бу өндәмә безне милләтебез хакына яңа гамәлләргә рухландыра. Хәзер безгә туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим», — диде Минтимер Шәймиев.