Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнеханов турында: Эшне ничек оештыра алуыгызны яхшы беләм

Ул Татарстан кебек төбәкләр Россия үсешенә этәргеч бирүен билгеләп узды.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасында аны Президент вазифаларына керешүе белән котлады. «Эшне ничек оештыра белүегезне яхшы беләм», — диде ул.

«Ун ел сезнең җитәкчелектә эшләдем. Сезнең эшне ничек оештыра белүегезне, эшегезне ничек яратуыгызны, республика үсешенең моторы һәм двигателе булып, кешелеклелек сыйфатларын, намусыгызны, кешеләргә ихтирамлы карашыгызны да ничек саклый белүегезне яхшы беләм. Республика халкының күпчелек тавышы сезнең өчен бирелүе дөрес карар булуына ышанам», — диде Марат Хөснуллин.

Ул Татарстан кебек төбәкләр Россия үсешенә импульс бирүен билгеләп узды. Вице-премьер республиканың үсеш темпы киләчәктә дә туктамаячак һәм халык тагын да яхшырак яшәячәк, дип саный.

«Татарстан — илебезнең бер өлеше, шулай булгач, ил дә үсеш алачак. Татарстан кебек төбәкләр булу нәтиҗәсендә, ил дә үсеш ала. Үз эшчәнлегегезне күрсәтеп, халык сезгә рәхмәт әйтерлек дәрәҗәгә ирештегез. Казанга кем генә килсә дә, Казанда, Татарстанда ничек рәхәт, диләр. Мин аңлыйм: бу сүзләр артында сезнең, командагызның, халыкның саллы эше ята. Сезгә сәламәтлек, сабырлык телим», — диде Марат Хөснуллин.