Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды

«Ирешелгән нәтиҗәләр бар, әле тагын башкарасы эшләр күп. Ышанам: Алексей Валерьевичның максатчанлыгы, сәяси тәҗрибәсе Министрлар Кабинетының алдагы нәтиҗәле эшенә җирлек булыр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазифасына расланды. Аның кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

«Татарстан Конституциясенең 94 статьясы нигезендә Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итәм. Алексей Валерьевичны уңышлы сәясәтче, киңкырлы тәҗрибәсе булган нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак беләләр», — диде Татарстан Президенты. Ул Песошинның Министрлар Кабинетында эшен 2014 елдан башлаганын, башта аның беренче Премьер-министр, аннары Премьер булып эшләгәнен искәртте.

«Бүген Хөкүмәт хакимиятнең барлык органнары белән конструктив хезмәттәшлек алып бара, республика алдындагы бурычларны ышанычлы уңышлы хәл итә. Ел саен социаль бурычлар тулы күләмдә үтәлә. Республика югары икътисади үсеш күрсәткечләре белән ил төбәкләренең беренче унлыгындагы позициясен саклый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Хөкүмәт тарафыннан илкүләм проектлар, республика программалары кысаларында күләмле эш башкарылуын билгеләп узды. «Ирешелгән нәтиҗәләр бар, әле тагын башкарасы эшләр күп. Ышанам: Алексей Валерьевичның максатчанлыгы, сәяси тәҗрибәсе Министрлар Кабинетының алдагы нәтиҗәле эшенә җирле булыр», — диде.

ТР Президенты депутатларның Алексей Песошин кандидатурасын раслауларын сорады. Депутатлар республика җитәкчесенең тәкъдимен хуплады.

Рөстәм Миңнеханов узган срокта бергә эшләгән хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә яхшы эшләүләрен теләде. «Үз яхшылыгыгыз үзегезгә унлата кайтсын», — диде.