Татарстан делегациясе Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган халыкара форумда катнаша

Халыкара форум Кыргызстан Республикасының Бишкәк каласында уза.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кыргызстан Республикасының Бишкәк каласында узган "Айтматов укулары цивилизацияара диалог яклы" язучылар һәм акыл ияләре халыкара форумы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр итә.

Форумны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик карашы төркеме оештыра.

Татарстаннан Бишкәк каласына Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, галим һәм язучы Фоат Галимуллин, халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшиналар барган.

Римма Ратникова форумда катнашучыларга Татарстан Президенты сәламләү сүзен җиткерде. “Чыңгыз Айтматов – дөнья мәдәниятенең бер күренеше, - диелә сәламләү сүзендә. – Ул иң элек ике тугандаш халык – кыргыз белән татарның баласы. Татарстан Чыңгыз Айтматов истәлеген кадерләп саклый. Бүген мәдәни аралашу һәм милли мәдәниятләр арадашлыгы нигезендә халыклар арасындагы багланышларны ныгытырга кирәк”.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Кукмара районы вәкилләре үз чыгышларында язучының татар тамырлары турында сөйләгәннәр.

Утырышта Кыргыз республикасы Мәдәният министры урынбасары Азамат Жамангулов, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик карашы төркеме координаторы Вениамин Попов һәм башкалар чыгыш ясаган.

Утырыш тәмамлангач, катнашучылар Чыңгыз Айтматовның кабере булган «Ата-Бейит» мемориаль комплексында булдылар.