Рөстәм Миңнеханов «ПромРуссКон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Иркутск өлкәсендә урнашкан компания сүсле культуралар үстерү белән шөгыльләнә.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПромРуссКон» компаниясе вәкилләре белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кайбер проектлар хакында фикер алышты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Очрашу барышында агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.«ПромРуссКон» компаниясе Иркутск өлкәсендә урнашкан. Ул Иркутск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе белән берлектә сүсле культуралар, шул исәптән техник киндер үстерү һәм тирәнтен эшкәртү белән шөгыльләнә. Компания шулай ук Киндер тармагын үстерү ассоциациясе, башка күп кенә фәнни-тикшеренү оешмалары белән хезмәттәшлек итә.Татарстан ягыннан очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.