news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов СССРның элеккеге баш хәрби прокуроры Афанасьевка бюст ачуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Мамадышта булды.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта булды. Анда ул СССРның элеккеге баш хәрби прокуроры, СССР генераль прокуроры урынбасары Николай Афанасьевка бюст ачу тантанасында катнашты.

Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай ук тантанада Үзәк хәрби округ хәрби прокуроры Александр Антюфеев һәм Николай Афанасьевның оныгы Татьяна Соколова катнашты.

«Бу тантанада катнашу безнең барыбыз өчен дә зур дәрәҗә. Николай Порфирьевич - гадәти булмаган язмыш кешесе. Аның исеме илнең хәрби прокуратурасы органнары тарихына алтын хәрефләр белән язылган», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Александр Антюфеев Николай Афанасьев исеме тимер юл транспортының Төп хәрби прокуратурасын оештыру һәм эшчәнлеген алып бару белән бәйле булуын әйтте. Ул аны 1942 елдан 1945 елга кадәр җитәкли.

Бюст ачылганнан соң Рөстәм Миңнеханов тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары һәйкәленә чәчәкләр салды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100