Татарстан медицина ярдәмен күрсәтү буенча яңа баскычка атлый, дип саный Ольга Голодец

Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре белән Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясе горурлана ала – РФ вице-премьеры

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген журналистлар, “Ак чәчәкләр” республика премиясен тапшыру тантанасыннан соң, РФ вице-премьеры Ольга Голодецның Казанга эш сәфәре нәтиҗәсендә туган хис-кичерешләре белән кызыксынды. “Казанның медицина оешмаларына карата бер сорау да юк – алар намус белән төзелгән”, - дип белдерде Ольга Голодец массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.
“Казанның сәламәтлек саклау учреждениеләре белән Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия Федерациясе горурлана ала. Бу табибларга яңа уңайлы эш шартлары һәм пациентларны дәвалау өчен киң мөмкинлекләр. Татарстан медицина ярдәмен күрсәтү буенча яңа баскычка атлый”, - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.