Рөстәм Миңнехановка яңартылган Сынлы сәнгать музее буйлап экскурсия уздырдылар

Татарстанда бүгенге көннән музейлар эше билгеле бер таләпләрне үтәгәндә рөхсәт ителде.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара музейлар көнендә Татарстанның сынлы сәнгать музееның реставрацияләнгән бинасын карады. Республика җитәкчесенә оешмада махсус санитар-эпидемиологик шартларда эшнең ничек оештырылуын күрсәттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.  

«Республика Президенты музейларга ихтыяҗ зур булуга игътибар итте, алар, кызганыч, пандемия шартларында үз ишекләрен ябарга мәҗбүр булды. Ул учреждениеләрне ачкан вакытта кешеләрне саклау өчен барлык санитар нормаларны тайпылышсыз үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте», — диде Галимова.

Элегрәк ТР Премьер-министры Алексей Песошин Covid-19 таралу сәбәпле, республикада кертелгән чикләүләрне йомшарту турында карарга кул куйган иде. Бүгенге көннән Татарстанда музейларның билгеле бер таләпләрне үтәгәндә эшләве рөхсәт ителде. Аерым алганда, индивидуаль яки биш кешегә кадәр төркемнәр, ә радио җиһазлар кулланганда 10 кешедән артык булмаганда экскурсияләр үткәрергә мөмкин. Социаль дистанцияне үтәү, шулай ук килүчеләргә бирер алдыннан техник чараларны җентекләп эшкәртү мөһим шарт булып тора.