^Зилә Вәлиева: "Музейлар яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә илнең бай мәдәни ресурсы булып тора "

^Зилә Вәлиева: "Музейлар яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә илнең бай мәдәни ресурсы булып тора "

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева республиканың музей тармагы хезмәткәрләренә котлау белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Татарстан Республикасының музей хезмәткәрләре!

Хөрмәтле дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара музейлар көне белән котлыйм.

Музей хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Ватан тарихын, аның үткәнен, бүгенгесен һәм, димәк, халыкның киләчәген күрү мөмкинлегебез бар. Мәгълүмат саклауның бернинди заманча ысуллары да музей экспозицияләрен алыштыра алмый. Музейлар яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә илнең бай мәдәни ресурсы булып тора. Музей белгечләренең һәйкәлләрне саклауда һәм Бөек Ватан сугышы фронтында көрәшкән якташларның истәлеген мәңгеләштерүдә керткән өлешләре бәясез. Республикада Җиңүнең 60 еллыгында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы Мемориал музеен ачу сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен бүләк булды.

Еллар дәвамында республика музейларында заманча модернизацияләү процессы бара. Музейлар җәмгыятьтә яңадан үз урынын ала, яңа оештыру, коммуникацион һәм мәгълүмати технологияләрне үзләштерә һәм кертә, челтәр партнерлыгын үстерә, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары, җирле берләшмә һәм социаль эшчәнлекнең башка субъектлары белән нәтиҗәле элемтә юлларын эзли.

Музейларга дәүләт ярдәме, музей хезмәткәрләренең профессиональ элемтәләренең ныгуы һәм үсүе, яңа оештыру технологияләре үсеше Татарстанда музей эшенең уңышлы модернизация гаранты булып тора.

Бөтен музей хезмәткәрләренә республика халкын бәйрәм белән котлап, үткәнне онытмыйча, сез уегыз белән киләчәккә омтылуыгызны, традицияләрне кыюрак үстерергә, музей эшчәнлегенең технологияләрен камилләштереп республикадагы мәдәни процессларга актив йогынты ясауларын телим. Нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар сезгә!" - диелә котлауда.