Рөстәм Миңнеханов: Биш елдан соң Уфаны танып та булмаячак

Татарстан Президенты Башкортстанны илнең иң гүзәл почмагы дип атады.
(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфаның якындагы биш елда зур үзгәреш кичерәчәгенә ышана. Башкортстан белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүне имзалаганнан соң журналистлар белән аралашкан вакытта ул шулай дип белдерде.«Биш елдан соң Уфаны танып та булмаячак, ул бөтенләй икенче шәһәр булачак, һәм без бирегә рәхәтләнеп киләчәкбез», - диде ТР Президенты.Ул билгеләп үткәнчә, республиканың шәһәрне ачу өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Миңнеханов инде бу сәфәрендә үк Башкортстан башкаласы яр буеның зур үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте.«Миңа Радий Фәритович нинди зур объектлар төзеләчәге турында сөйләде. Бернинди шигем дә юк, Башкортстан – илебезнең иң гүзәл почмагы. Бирегә туристлар да агылачак, башкала зур үзгәрешләр кичерәчәк, моның шулай булачагына шикләнмим», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.Ул барлык шәһәрләр дә бер-берсеннән өйрәнүен билгеләп үтте. «Казанга әле күп кенә нәрсәләрне үзгәртергә һәм зур эшләр башкарырга кирәк», - диде ул.