Республика офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров үз теләге белән эштән киткән

Аңынчы Татарстан сәламәтлек саклау министры Айдар Әмировны хастаханәдә тикшерү барышында эшеннән азат иткән иде.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Валерия Белова). Республика клиника офтальмология хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров үз теләге белән эшеннән киткән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматлары буенча, баш табиб вазифасын яңа эш урынына күчү сәбәпле калдырган.

Алдан “Татар-информ” Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның Айдар Әмировны хастаханәдә тикшерү барышында эшеннән азат итүен, тикшерүне Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре алып баруын хәбәр иткән иде.