Татарстан Президенты «Казанские ведомости» газетасын 30 еллыгы белән котлады

«Шәһәр газетасының үз карашы булуы, актуаль материалларны укучыларга профессиональ һәм гадел итеп җиткерүе сөендерә», — ди Татарстан Президенты.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Соңгы өч дистә ел эчендә Россиядә, Татарстанда, Казанда бик күп вакыйгалар булды. Алар барысы да «Казанские ведомости» битләрендә чагылыш тапты. Газетаның беренче номеры чыгуга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов басманың баш редакторы Венера Якупова исеменә юллаган телеграммада шул хакта әйтә,

«Казанские ведомости» һәрвакытта да укучыларына сәяси, икътисади һәм мәдәни тормыш турында хәбәр итеп торды. Шәһәр газетасының үз карашы булуы, актуаль материалларны укучыларга профессиональ һәм гадел итеп җиткерүе сөендерә», — ди Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов мәгълүмат пространствосында бу басманың үзенең урыны булуын, демократик җәмгыять өчен ирекле һәм ачык нигез ясавын әйтә.

Президент коллективка киләчәктә дә шушы юнәлештә эшләү, медиа өлкәсендә ныклы позицияләрдә булу теләде.