news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов төзүчеләр белән Казанда һәм шәһәр янында торак төзү планнарын сөйләште

ТР Президенты Казанның һәм Биектау районының зур төзелеш компанияләре башлыклары белән очрашулар уздырды.

Миңнеханов төзүчеләр белән Казанда һәм шәһәр янында торак төзү планнарын сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур төзелеш компанияләре җитәкчеләре белән агымдагы елда һәм киләчәктә 2024 елга кадәр торак тапшыру планнары турында фикер алышты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төзүчеләр төзелеш тармагының эскроу-счетлар механизмына күчүенә бәйле сорауларын әйттеләр, шулай ук төзелешнең үзкыйммәтен киметү буенча чаралар тәкъдим иттеләр, бу базарда ихтыяҗны арттырырга ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, төзелеш компанияләренең барлык тәкъдимнәре дә РФ Дәүләт Советының торак өлкәсен үстерү буенча эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәгә җиткереләчәк», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының торак базарын үстерү һәм Россия шәһәрләрендә уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча эшче төркемен җитәкли.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда РФ Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» оешмасы башкарма директоры Марат Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында илдә торак төзелеше күләмен елына 120 млн квадрат метрдан да ким булмаган күләмдә арттыру бурычы куела. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан агымдагы елда — 2,9 млн квадрат метрга кадәр, ә 2024 елга-3,6 млн квадрат метрга кадәр торак файдалануга тапшыруны планлаштыра. Элек республикада ел саен 2,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырыла иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100