news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелеш фирмалары башлыклары белән очраша

Татарстан Президенты төзелеш компанияләре җитәкчеләренең республика башкаласында торак сафка бастыруга бәйле планнары белән танышачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның төзелеш фирмалары башлыклары белән очраша
tatarstan.ru

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу үткәрергә, шулай ук «Э-моция» инклюзив театр студиясе спектаклен тамаша кылырга ниятли. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов Казанның зур төзелеш компанияләре җитәкчеләрен кабул итеп, аларның торак сафка бастыруга бәйле докладларын тыңлаячак. ТР Президенты каршында 14 предприятиенең җитәкчесе чыгыш ясар, очрашуда РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин да катнашыр дип көтелә.

Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә әзерләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында илдә торак төзү күләмен елына ким дигәндә 120 миллион квадрат метрга кадәр арттыру бурычы куела. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан быел торак сафка бастыру күләмен 2,9 миллион квадрат метрга җиткерергә ниятли. Моңа кадәр республикада ел саен 2,4 миллион квадрат метрга якын торак төзелә иде.

Кичен Рөстәм Миңнеханов Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Э-моция» инклюзив театр студиясенең «Что я помню о себе» дигән спектаклен тамаша кылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100