news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мишустин җитәкчелегендәге координация советы утырышында катнашты

Утырышта Премьер-министр Михаил Мишустин Covid-19 вирусының яңа штаммының бик зур тизлектә бөтен дөньяга таралуын һәм үтә дә йогышлы булуы белән аерылып торуын белдерде.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координация советы президиумы утырышында катнашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, чара видеоэлемтә режимында узган. Утырышта Премьер-министр Михаил Мишустин Covid-19 вирусының яңа штаммының бик зур тизлектә бөтен дөньяга таралуын һәм үтә дә йогышлы булуы белән аерылып торуын белдерде.

«Безне бу борчымый кала алмый, чөнки „омикрон“ Россиягә дә килде. Башкалага гына түгел, башка регионнарга да. Без моны авыручыларның статистикасы буенча күрәбез», — диде федераль Министрлар Кабинеты башлыгы.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Хөкүмәтнең өстәмә чаралар планы эшләвен әйтте. Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Михаил Мишустин мөмкин булганча персоналны дистанцион эшкә күчерергә өндәде.

Шулай ук чарада вице-премьер Татьяна Голикова да доклад белән чыгыш ясады. 18 гыйнварга Россия Федерациясендә авырулар структурасында 60 процент «дельта» штаммына туры килә, 40 процент инде «омикрон» штаммы һәм башка өстенлекле булмаган вариантлар, дип сөйләде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100