ТР Хөкүмәте җитәкчесе Вьетнам Генераль консулын кабул итте

Кичә ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы белән очрашты
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Булат Сруров). Кичә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикага танышу визиты белән килгән Екатеринбургтагы Вьетнам Республикасы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов дипломатка Татарстанга килү мөмкинлеген табуы өчен рәхмәт белдерде. “Республика хакимияте һәм аның башкаласы җитәкчеләре чит илләр белән хезмәттәшлек итү яклы, ә Вьетнам белән хезмәттәшлегебезне аеруча перспективалы дип саныйм”, - дип ассызыклады Премьер. Ул шулай ук 2004 елда әлеге илдә булуын һәм сәфәр нәтиҗәләреннән канәгать калуын билгеләп үтте.
Хөкүмәт җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан өчен Вьетнам машина төзелеше, нефть химиясе продукциясен сату, шулай ук нефть табу өлкәсендә хезмәт күрсәтү базары буларак кына түгел, ә бәлки туризмның бер юнәлеше буларак та кызыклы. Шул уңайдан әлеге дәүләтнең Идел буе – Урал төбәгендә консуллыгы барлыкка килүе бик уңай факт булып тора, диде ТР Премьер-министры.