Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге республиканың социаль-икътисади тормышында мөһим роль уйный - Рөстәм Миңнеханов

ТР Президенты РФ Пенсия фонды идарәсенең Казанда уздырыла торган киңәйтелгән утырышында катнаша

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Пенсия фонды идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашучыларны Татарстан башкаласында сәламләп, Татарстан федераль рейтингларда тотрыклы рәвештә алдынгы урыннар били, Россия Федерациясендә инвестицияләр җәлеп итүдә һәм көндәшлеккә сәләтлелектә иң алдынгы төбәкләрнең берсенә әйләнде, дип белдерде. Татарстан тулаем төбәк продукты, төп капиталга инвестицияләр күләмнәре, сәнәгать җитештерү күләмендә инновацион продукция өлеше буенча илдә бишлеккә керә, аерым алганда, Россия нефтеның 6,3 проценттан артыгы Татарстанда чыгарыла, полиэтиленның 58 проценты, синтетик каучукның 42 проценты, йөк машиналарының һәм шиннарның 30 проценттан күбрәге республикабызда җитештерелә, дип фикерен нигезләде Р.Миңнеханов.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге республиканың социаль-икътисади тормышында мөһим роль уйный, дип саный Президент, ул исә, үз чиратында, куелган бурычларны уңышлы хәл итә килә һәм Россия күләмендә иң эреләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә мондый утырышның Татарстанда уздырылуы бер дә очраклы түгел, дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, Россия Пенсия фондының төбәкләрдәге бүлекләре арасында Татарстандагы бүлеге - пенсия алучылар саны һәм фонд бюджетына керемнәр җыю буенча илдә беренче унлыкта, пенсия алучылар һәм иминиятләштерелгән затлар саны буенча Идел буе округында лидерлыкта. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында 4 млн.га якын шәхси лицевой счетлар ачылган, аларда исә гражданнарның пенсиягә хокуклары чагылдырыла һәм биредә 68 млрд. сум турында сүз бара. Пенсия алучылар саны республикада даими арта тора, хәзерге вакытта 1 млн. кешедән күбрәк, быел 11 айда пенсия, социаль һәм башка түләүләргә 128 млрд. сум акча сарыф ителде, дип белдерде Татарстан башлыгы һәм республиканың социаль хезмәт күрсәтүдә электрон технологияләр мөмкинлекләрен шәрехләде

Чыгышының азагында Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдимнәр кертте: пенсияне финанслашу дәүләт программасын озайтырга кирәк, мисалга, хәзергә Татарстанда 580 мең кеше (халыкның 19 проценты) аңа кушылды, диде; 2016 елдан соң да балалыларга ана (гаилә) капиталын түләү буенча гамәлдәге программаны озайтырга, аның акчасын баласына 3 яшь тулганчы сарыф итү мөмкинлеген киңәйтү ягын карарга. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Пенсия фондына тыл хезмәтчәннәре йортларына газдан эшли торган пар казаннары куйдыру буенча республика программасына хезмәттәш (партнер) буларак кушылырга тәкъдим итәбез, дип мөрәҗәгать итте Президент.

Казан Ратушасында башланган әлеге чарада РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов Татарстан Президентын идарәнең киңәйтелгән утырышын Казанда уздыру тәкъдиме белән чыгуы өчен рәхмәт белдерде, алдынгы технологияләре белән данлы республикада җыелу эшкә ярдәм итәчәк, Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегенең электрон багланышларга бәйле күп кенә юнәлешләрдә илдә алдынгылардан булуы бик уңай күренеш, дип канәгатьлек белдерде.