Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" форумының пленар утырышында катнашачак

Әйдәп баручы дөньякүләм белгечләр алтынчы тапкыр "Сколково" технопаркында җыелды.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Кичә Мәскәүнең "Сколково" технопаркында VI халыкара "Ачык инновацияләр" форумы башланды. Әйдәп баручы дөньякүләм экспертлар, эре бизнес вәкилләре, яшь галимнәр, эшмәкәрләр һәм инженерлар чираттагы тапкыр технологик трендлар үсеше буенча фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга җыелды.

2017 елгы форумның төп темасы - цифрлы икътисад һәм аның хәзерге дөньядагы йогынтысы. Бүген, көннең икенче яртысында, форумның пленар утырышы булачак. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

"Без эзлекле һәм системалы рәвештә "цифрны" тормышның барлык өлкәләренә, ягъни эшмәкәрлеккә, дәүләт идарәсенә, социаль өлкәгә, шәһәр хуҗалыгына кертәбез. Бу эшнең мөһимлеген һәм масштабын яхшы аңлыйбыз. Аңа илкүләм иминлек генә түгел, Россиянең глобаль көндәшлеккә сәләтлелеге дә бәйле.

Агымдагы елның июлендә ил хөкүмәте "Цифрлы икътисад" программасын раслады. Икътисадны инновацион үсеш юлына күчерү—Хөкүмәтнеке генә түгел, ә бөтен җәмгыять программасы!", — диелә форумның рәсми сайтында бастырылган Дмитрий Медведевның катнашучыларга юллаган сәламендә.

Пленар сессиядә төп басым цифрлы икътисадка күчеш чорында дәүләт һәм корпоратив идарәсенең роленә ясалачак. Шулай ук сүз, яңа тенденцияләрне (ясалма интеллект һәм роботизация) керткәндә, сәяси һәм бизнес-лидерлары алдында барлыккан килгән мөмкинлекләр турында барачак.