Рөстәм Миңнеханов "Ачык инновацияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты

Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында "Ачык инновацияләр" VI халыкара форумының пленар утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара "Сколково" инновацион үзәгендә узды.

Форум темаларга бүленеп, өч көн дәвам итә. Беренче көн тәртибендә төп мәсъәлә – традицион һәм тармак компанияләренең цифрлы трансформациягә күчүе, шулай ук идарә технологияләрендә ге революция. Икенче көн дәүләт идарәсе системасының дөньякүләм цифрлашу үзгәрешенә багышлана. "Ачык инновацияләр" форумының өченче көнендә цифрлы икътисадта социаль юнәлешләр турында фикер алышу булачак.

Бүген "Ачык инновацияләр" форумының пленар утырышы Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев катнашында узды.

"Цифрлы икътисад инде бүгенге көн чынбарлыгында һәм ул хакимият кушуы яисә аерым эшкуарлар теләге белән генә түгел. Бу – безнең әйләнә-тирәдәге мохит, – диде Дмитрий Медведев катнашучылар алдында чыгыш ясаганда. – Смартфон, мобиль интернет, социаль челтәрләрдә аралашу, e-commerce, электрон түләүләр – болар барысы да хәзерге заман яшәү рәвеше. Мәгълүматларны эшкәртү кулланучыларның тәэсирен генә белдереп калмый, тулаем базарларны булдыруда яңа бизнес-модельләр төзү мөмкинлеген тудыра. Моннан 10-15 ел элек кенә моны күз алдына китерү дә кыен иде".

Әлеге форум Мәскәүдә 2012 елдан бирле Россия Икътисади үсеш министрлыгы, Мәскәү хөкүмәте, "Роснано" инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды, Россия венчур компаниясе, "Сколково" инновацияләргә ярдәм фонды, Внешэкономбанк тарафыннан үткәрелә.