news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Чемезов Казан авиация заводында Ту-160 проектын гамәлгә ашыруны карады

Бүген Сергей Чемезов Яшел Үзәндә логистик үзәк ачу һәм медицина техникасы чыгарылуга 20 ел тулу уңаеннан уздырылучы чараларда катнаша.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Казанга эш сәфәренә килде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Туполев» ГАҖ филиалы — С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводында булды.

Алар С. П. Горбунов ис. КАЗның җитештерү мәйданчыклары белән, дәүләт оборона заказы кысаларында җитештерелгән продукция белән танышты. Чемезовка шулай ук Ту-160 проектын гамәлгә ашыруның барышы, предприятиенең башка проектлары турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аннары Сергей Чемезов Яшел Үзәнгә бара, анда логистик үзәк ачу һәм медицина техникасы чыгарылуга 20 ел тулу уңаеннан уздырылучы чараларда катнаша, шулай ук «Серго ис. Завод» җитештерү берләшмәсе» АҖгә (ПОЗИС) бара.

Исегезгә төшерәбез, С. П. Горбунов ис. КАЗның берничә җитештерү блогын реконструкцияләү һәм яңадан җиһазландыру эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100