news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда авиапредприятиеләр өчен белем бирү үзәге төзергә тәкъдим итте

Студентлар теорияне белем бирү оешмасында, ә практиканы предприятиеләрдә өйрәнүне оештырырга мөмкин.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезовка Казанда авиация продукциясе чыгара торган предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү буенча укыту үзәге төзергә тәкъдим итте.

«Кадрлар мәсьәләсе бар», — диде «Туполев» ГАО филиалы («Ростех»ка керә) — С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Миңнеханов Чемезов белән әңгәмәдә барышында.

Аның сүзләренчә, Казанда урта махсус белем бирү үзәге урнаштырылырга мөмкин, монда ук кадрларны яңадан әзерләп була. Укуларны дуальлек принцибы буенча, ягъни студентлар теорияне белем бирү оешмасында, ә практиканы предприятиеләрдә өйрәнүне оештырырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үзәк Ростехның Казанда урнашкан предприятиеләре, шул исәптән авиация һәм вертолет заводлары, «Радиоэлектрон технологияләр» концерны өчен кадрлар әзерли алыр иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100