news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн (17, 18 һәм 19 сентябрь) дәвам итәчәк.

Илсур Метшин Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты – шәһәр башлыгы хатыны белән бергә 271нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

271нче сайлау участогы Казан дәүләт аграр университетында урнашкан. Бүген Татарстанда 2,8 меңнән артык участок ачылды.

Сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлаулар өч көн (17, 18 һәм 19 сентябрь) дәвам итәчәк. Татарстанда параллель рәвештә Азин һәм Студентлар округлары буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да уза. Моннан тыш, 17-19 сентябрьдә республикада җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100