news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады

Рафис Борһанов башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан азат ителде.

Миңнеханов Борһановны мәгариф министры вазифасыннан алу турындагы боерыкны имзалады
"Татар-информ" архивы

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рафис Борһановны республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итү турындагы боерыкны имзалады.

«Башка эшкә күчү сәбәпле, Борһанов Рафис Тархан улын Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан азат итәргә», диелгән боерыкта.

«Татар-информ» агентлыгы Рафис Борһановның отставкага китүе турындагы мәгълүматны хәбәрдар чыганак раславын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100