Рөстәм Миңнеханов Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары белән очрашты

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Федераль казначылык җитәкчесе урынбасары Эли Исаев белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.«Яклар республиканың финанс-бюджет системасын үстерү мәсьәләләрен карадылар, шулай ук Татарстан белән Федераль казначылык арасындагы алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.Республика башкаласында федераль ведомство территориаль органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе уза. Катнашучылар фикер алышуларының төп темасы булып, Федераль казначылыкта эчке контроль һәм аудит оештыру тора.