Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге яңа татар мәдәнияте үзәгенең бинасын карады

Россия башкаласында бинаны реконструкцияләү һәм мәдәният үзәге төзү проектының идеологиясен булдыру планнары хакында фикер алыштылар.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин озатуында яңа татар мәдәнияте үзәге урнашачак бинаны карады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия башкаласында тагын бер татар мәдәнияте үзәген булдыру турындагы карар 2016 елда ук кабул ителгән иде. Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән дүрт варианттан республика башкаланың Көнчыгыш административ округындагы Вешняки районында урнашкан «Энтузиаст» кинотеатрын сайлады. Аны Татарстан Мәдәни мирас үзәгенә 10 елга бушлай файдалануга бирәләр.

1977 елда төзелгән бина бүген төзекләндерүгә мохтаҗ. Реконструкция эшләре төгәлләнү белән яңа мәдәният үзәгендә иҗат коллективлары урнашыр, телне өйрәнү курслары оештырылыр (һ.б.) дип көтелә. Үзәк райондагы төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле милләт вәкилләре җыела торган урынга әверелергә тиеш.

Шунысын да искәртик: хәзерге вакытта Мәскәүнең татар җәмәгатьчелеге Әсәдуллаев йортында төрле чаралар үткәрә, биредә түгәрәкләр эшли һәм милли музыкаль коллективларның репетицияләре үткәрелә.