Казан шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясе уза

Депутатлар 12 сорауны карарга җыена.

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). Бүген 17 августта Казан шәһәр Думасының чираттан тыш XIX сессиясе уза. 

Казан Башкарма комитетының утырышлар залында уза торган чара иртәнге сәгать 10да башланачак.

Чираттан тыш сессиянең көн үзәгенә 12 сорау куелган. Алар арасында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавыш хокукларына ия булган кандидатлар; бюджет тәэмин ителешен тигезләү өчен дотацияне өстәмә норматив белән физик затларның керемнәренә салымнан Казан муниципаль берәмлеге бюджетына акча бүлеп бирүгә алмаштыруны килешенү; Казанның Җир биләмәләрен куллану һәм йортлар салу кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зона картасына үзгәрешләр кертү; Казан шәһәр Думасының җәмәгать үзидарәләре территорияләренең чикләрен билгеләү турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр дә бар.

Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.