Татарстан Президенты Мәскәүдә "Шәһәр мохите" иҗтимагый советы утырышын уздыра

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Ул көннең беренче яртысында "Бердәм Россия" партиясенең "Шәһәр мохите" Иҗтимагый советы утырышына рәислек итәчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Көннең беренче яртысында РФ Дәүләт Думасы бинасында Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Бердәм Россия"» партиясенең «Шәһәр мохите» Иҗтимагый советы утырышы узачак. 

Аннары Татарстан лидеры РФ Хөкүмәте йортында илдә төбәкләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнаша. Аны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко үткәрә. Утырышта 2021 елга кадәр РФ субъектларын бюджеттан тәэмин итүне тигезләү өчен дотацияләр бүлеп бирү мәсьәләсе кузгатылачак. Моннан тыш, субъектлар һәм муниципаль берәмлекләрнең салым ташламаларының нәтиҗәлелеген бәяләү методикасы һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу күздә тотыла.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Зарядье паркында узачак VII Мәскәү урбанистика форумында катнашуы көтелә.