Ф.Мөхәммәтшин: “Актанышта банкларның күп булуы шушы районның йөзен ачып җибәрә”

ТР Дәүләт Советы Рәисе Актаныш районында “Россельхозбанк”ның яңа бинасын ачу тантанасында катнашты
(Актаныш, 17 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш районында “Россельхозбанк” ААҖ Татарстан төбәк филиалының өстәмә офисының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.
13 июнь көнне “Россельхозбанк” оешуына 8 ел тулуны билгеләп үтте. Бу кредит оешмасы – 100 процент дәүләт капиталы булган банк, аграр комплекста максатчан программаларны гамәлгә ашыру буенча РФ Хөкүмәте агенты. Россия төбәкләрендә 77 филиалы һәм 1273 өстәмә офисы бар, клиентларының саны 1 миллион 100 меңнән артык.
Банк Татарстан Республикасында эшчәнлеген 2006 елның мартында башлый. “АПКны үстерү” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда төп ярдәмчеләрнең берсе буларак, ул дәүләт хакимияте белән тыгыз элемтәдә эшли. Банк барлык социаль әһәмияте булган чараларда актив катнаша; сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрен үткәрүгә кредит бирү программаларында катнаша; фермерлык хәрәкәтенә һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары төзүгә теләктәшлек күрсәтә. Бүгенге көндә “Россельхозбанк” ААҖ Татарстан төбәк филиалының кредит портфеле 7 миллиард 700 миллион сумга кадәр үскән. Аларның 2796,34 миллион сумы язгы-кыр эшләрен үткәрүгә тотылган, ә калган өлеше озак вакытлы максатларны күздә тота. 2008 елның беренче кварталында гына да банк шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә  3472 кредит биргән.
Бу банк бинасы республикада 26нчысы. Актаныш муниципаль районында әлеге банкның филиалы 2006 елдан бирле эшли. Аның идарәчесе - Әнвәр Гафуров. Бүген тантаналы ачылыш вакытында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов: “Бүген “Россельхозбанк”тан башка эшне күз алдына да китереп булмый. Бездә инвесторлар юк. Әле быел гына “Агросила” оешмасы кереп бара”, - дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, “Россельхозбанк” кредитлары ярдәмендә авыл хуҗалыгы өчен 360 миллион сумлык техника кайтартылган. Энгель Фәттахов белдергәнчә, бүгенге көндә Актаныш районында авыл хуҗалыгы буенча проблемалар юк. “Без игенчелекне төгәлләп, терлекчелеккә тотынырга уйлап торабыз”, - диде ул. Район башлыгы белдергәнчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкка кредитлар авыл җирендә эшләүчеләр өчен яхшы булган. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, ике ел эчендә Актаныш районында 543 кешегә 81 миллион сумлык кредит бирелгән.
Бүгенге тантанада Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, банкның яңа бинасы ачылуын шатлыклы вакыйга дип белдерде. “Без әле Россиядә, Татарстанда яшәүчеләр бөтен дөньядагы кебек кредитлар белән эшләргә өйрәнеп кенә киләбез. Татарстан Россиядә бу мәсьәләдә үзенчәлекле эш алып бара”, - диде. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, хөкүмәтебез яңа мөмкинлекләрдән файдалана. Ул әлеге банк филиалларның халыкка якын икәнлеген, аларга файда китергәнлеген әйтеп үтте.
“Актанышта банкларның күп булуы шушы районның йөзен ачып җибәрә. Кешеләр өчен эш урыннары арта, икътисад интеллигенциясе барлыкка килә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Актанышның иген басуларын карап, аларның бик матур булуын билгеләп үтте: “Куйган тырышлыгыгыз өметегезне акласын”, - дигән теләген дә җиткерде.
Бүгенге тантаналы ачылыш вакытында “Россельхозбанк” ААҖнең Татарстан филиалы җитәкчесе Рәис Хәмзин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, “Россельхозбанк” үз урынын тапкан. Ул банкның Актаныштагы филиалына тукталып биредә югары әзерлекле хезмәткәрләр эшләвен билгеләп үтте һәм әлеге филиалның лидерлар рәтендә баруын ассызыклады. Чарада Рәис Хәмзин шушы банктан кредит алган ун меңенче кешегә бүләк тапшырды. Ул районның Аккүз авылында яшәүче - Алия Дәүләтова. Ул шушы кредит акчасына тулы бер фермер хуҗалыгы төзегән. Рәис Хәмзин билгеләп үткәнчә, банкның бурычы – авылда яшәү җиңелрәк булсын өчен шушындый гаиләләргә ярдәм итү. Аның сүзләренә караганда, язгы чәчүгә бирелгән кредитларның 60 проценты “Россельхозбанкт”тан бирелгән кредитлар.