Николай Патрушев: “Казанда Федераль куркынычсызлык хезмәте саммиты уңышлы узды”

Николай Патрушев: “Казанда Федераль куркынычсызлык хезмәте саммиты уңышлы узды”

(Яшел Үзән, 17 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген, Федераль куркынычсызлык хезмәте саммитын йомгаклау көнендә, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев махсус хезмәтләр, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чит илләр партнерларының куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең V Халыкара киңәшмәсен “Килешү акты” дип атады.

Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Раифа Богородица ирләр монастырена керү юлында урнашкан «Примирение» һәйкәлен ачкач журналистлар белән очрашты. Һәйкәлне ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Казанда Федераль куркынычсызлык хезмәте саммиты 14-17 июньдә үтте. Анда дөньяның 51 иленнән 77 делегация катнашты. Николай Патрушев форум эшенә нәтиҗә ясап, күптән түгел генә дөньяга фашизм куркыныч янаганлыгын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта дөньяви җәмгыятькә террорчылык куркыныч яный. “Безгә бу явызлыкка каршы берләшеп көрәшергә һәм җәмәгатьчелеккә аның зыянын аңлатырга кирәк”, - дип ассызыклады Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры. Аның сүзләренчә, бу киңәшмәдә катнашучылар Казанга нәкъ шул максат белән җыелган. Н.Патрушев бәяләвенчә, форум уңышлы узган: анда катнашучылар проблемалар, киләчәктә террорчылыкка каршы көрәш юллары буенча фикер алышкан һәм мәгълүмат алмашкан.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Раифада «Примирение» һәйкәлен ачу тантанасы тәмамлангач, журналистлар белән фикер алышканда, соңгы 15 елда җәмгыять нигезләре үзгәрүен билгеләп үтте. “Бу авыр процесс иде. Хәзер Россия цивилизацияле үсеш юлына чыкты”, - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, дөньяда вакыты белән катлаулы, глобаль һәм куркыныч процесслар була. Шуңа күрә күп кенә дәүләтләр тарафыннан тәкъдим ителә торган цивилизацияләр һәм мәдәният диалогы идеяләре киң таралырга тиеш. Килешү яшәү нормасы булырга тиеш. Бу – кешелек омтыла торган идеал”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Бүген, Федераль куркынычсызлык хезмәте саммитының йомгаклау көнендә, анда катнашучылар Раифада «Примирение» һәйкәлен ачу тантанасы тәмамлангач, Яшел Үзәндә Сабантуй бәйрәмендә булды. Кунаклар Казаннан көннең икенче яртысында китә.