Минтимер Шәймиев һәм Николай Патрушев Раифада «Примирение» һәйкәлен ачу тантанасында катнашты

Минтимер Шәймиев һәм Николай Патрушев Раифада «Примирение» һәйкәлен ачу тантанасында катнашты

(Яшел Үзән, 17 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген республиканың Яшел Үзән районында Раифа Богородица ирләр монастырена керү юлында урнашкан «Примирение» һәйкәлен ачу тантанасы булды.

 Әлеге тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев, махсус хезмәтләр, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чит илләр партнерларының куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең V Халыкара киңәшмәсендә катнашучылар, республика Хөкүмәте җитәкчеләре, православие һәм мөселман җәмгыяте вәкилләре катнашты.

“Без бик әһәмиятле вакыйгада катнашабыз – һәйкәл реаль тарихи вакыйгаларны чагылдыра. Безнең ил күргән иң авыр бәлаләр һәм проблемалар – ул гражданнар сугышы. Бүген узган еллар вакыйгаларын реаль чагылдырган истәлекле көн”, - диде Николай Патрушев.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үз чыгышында: “Җәмгыятьтәге каршылыклар нәтиҗәсендә туган теләсә нинди инкыйлаблар кеше язмышына кагыла, алар азрак булсын иде. Безгә килешү актына ихтыяҗ туганчы яшәргә һәм төзергә өйрәнергә кирәк – бу нормага әйләнергә тиеш. Илбашы һәйкәл турында сөйләгәндә: “ Бу урынга килергә һәм тарихка тиешле бәя бирергә, сабак алырга кирәк”, - дип билгеләп үтте.

Һәйкәлнең барлыкка килү тарихы аянычлы. Хәзер монумент торган урында 1918 елның июнендә 3 чекист һәм 4 кызыл армеец, шулай ук монастырь руханилары үлгән. Һәйкәл ачу тантанасында катнашкан Раифа Богородица ирләр монастыре башлыгы Всеволод атакай бу Россиядә килешү һәйкәлләренең берсе, дип билгеләп үтте. “Начарлыкка каршы яхшылык белән генә көрәшеп була”, - дип ассызыклады ул.

“Якты киләчәккә тәрәзә” билгесе буларак төзелгән һәйкәл гранит, мәрмәр һәм корычтан эшләнгән. Аның биеклеге 3 метрга җитә.

Монументны ачу тантанасында катнашкан Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев Раифа Богородица монастырена ике икона бүләк итте.

Аннары тантаналы чарада катнашучылар Яшел Үзән Сабан туенда катнашуга юл тотты.