Федераль куркынычсызлык хезмәте саммитында катнашучылар Яшел Үзән районы хезмәтчәннәре белән бергә Сабантуйда катнаша

Федераль куркынычсызлык хезмәте саммитында катнашучылар Яшел Үзән районы хезмәтчәннәре белән бергә Сабантуйда катнаша

(Яшел Үзән, 17 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу минутларда махсус хезмәтләр, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чит илләр партнерларының куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең V Халыкара киңәшмәсендә катнашучылар Яшел Үзән Сабан туенда катнаша. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында - Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев.

Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов сәламләде. Ул бөтен халыкны шатлыклы вакыйга белән котлады. “Район хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлады һәм бүген без уңышка ирешүчеләрне бүләклибез”, - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев 3-4 июньдә милли бәйрәм авыл районнарында гөрләп узуын хәбәр итте. Бүген Сабантуй мәйданына Яшел Үзән һәм Түбән Камада яшәүчеләр җыелды, иртәгә чаллылылар бәйрәм итәчәк. Икенче атнада Татарстан башкаласында Сабантуй булачак.

“Яшелүзәнлеләрнең күтәренке кәефле булырга хокуклары бар. Оборона предприятиеләре эшли башлады, заказчылары да бар. Биредә эшләр яхшы бара”, - диде республика башлыгы. Яшел Үзәндә күп милләтле халык яши. Минтимер Шәймиев район халкына килешеп, тыныч тату яшәүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга бәхет, сәламәтлек теләде.

Бәйрәмнең иң тантаналы мизгелләренең берсе - Сабантуй хөрмәтенә әлам күтәрү. Аны күтәрүдә узган елның абсолют батыры һәм районның иң яхшы механизаторы катнашты. Район башлыгы Геннадий Емельянов һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин авыл хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләре буенча ирешкән уңышлары белән котлады.

Махсус хезмәтләр, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең чит илләр партнерларының куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары җитәкчеләренең V Халыкара киңәшмәсендә катнашучылар милли уеннар, спорт ярышлары һәм конкурслар, көрәш карый.