Чехиянең Россиядәге Илчесе Татарстанга килә

Чехиянең Россиядәге Илчесе Татарстанга килә

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). 18-20 июньдә Татарстанга Чехиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мирослав Костелков җитәкчелегендә Чехия Республикасы делегациясе килә.

ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, делегация составында – машина төзелеше, азык сәнәгате, фармация өлкәсендә эшләүче компания вәкилләре. Кунаклар сәфәр кысаларында Алабуга һәм Чаллыда булачак. 20 июньдә ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында Чехия һәм Ттарстан бизнесменнары катнашында “түгәрәк өстәл” һәм Татарстанның икътисади потенциалын, “Алабуга” махсус икътисади зонасын тәкъдир итү була.