Татарстан Президенты “Динамо-Казан” волейболчыларын клуб дөнья чемпионатында һәм Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады

Рөстәм Миңнеханов клубка Рәхмәт хаты һәм 5 млн сумлык бүләк сертификаты тапшырды

  (Казан, 17 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын клуб дөнья чемпионаты-2014 һәм Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.

Бүген Казан Кремлендә,  “Динамо-Казан” волейболчылары җиңүе уңаеннан, тантаналы кабул итү чарасы узды. Искәртеп үтәбез: кичә “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы яулаган трофейлары белән Казанга кайтты.

“Бу Татарстан спортында беренче тапкыр, - диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларны котлап. – Бер үк команданың дөнья, Европа һәм Россия чемпионатында да беренче урынны алганы юк иде! Бу бөтен команданың, тренерлар составының, җанатарларның һәм иганәчеләрнең зур уңышы”. Соңгы вакытта безгә җиңүләр җитмәде, дип искәрттте ТР Президенты, чөнки футболда уңышсызлык, хоккейда да берничә оттыру, әмма быел баскетболчылар һәм, әлбәттә, волейболчылар уңышлы чыгыш ясады, дип аларга канәгатьлек белдерде.

“Безнең волейболчыларның иң яхшылардан булуын быел искә төшерәчәкбез әле дип уйлыйм. Мондый дәрәҗәгә ирешү катлаулы, әмма аңа омтылырга кирәк!” - диде Р.Миңнеханов. Ул һәр спортчыга геройлык һәм җиңүгә омтылыш өчен рәхмәт белдерде. Сез Россия һәм Татарстан спорты үсешенә, шулай ук Татарстанны спорт төбәге буларак танытуга зур өлеш керттегез, диде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов, сәламләү чыгышыннан соң, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасына Рәхмәт хаты һәм 5 млн сумлык бүләк сертификаты тапшырды.

Тантаналы чарада катнашучылар алдында клубның баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов һәм команданың капитаны Мария Бородакова да чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Спортчыларны хөрмәтләү тантанасында ТР буенча баш федераль инспекторы, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы” автоном коммерциячел булмаган оешмасының шәрәфле президенты Ренат Тимерҗанов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.