Равил Моратов Виктор Ющенко белән очрашуда катнашачак

Равил Моратов Виктор Ющенко белән очрашуда катнашачак

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Украина Президенты Виктор Ющенко Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, “Укртатнафта” ЯАҖнең (Кременчуг нефть эшкәртү заводы) Күзәтчелек советы рәисе Равил Моратовны Россия нефть белән тәэмин итүче компания вәкилләре һәм Украинаның төп нефть эшкәртүче предприятиеләре милекчеләренең 19 майга билгеләнгән очрашуына чакырды. “Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, Равил Моратов Украинаның Премьер-министры Юлия Тимошенко белән дә очрашырга мөмкин. Моннан тыш, элегрәк Украина вице-премьеры Анатолий Кинах үзенең Татарстан коллегасы белән очрашу теләген белдергән иде.

Очрашуларның төп темасы Украинада, ягулыкка җайга салына торган бәяләрне керткәч, килеп туган бензин кризисы булачак, дип ниятләнә. Виктор Ющенко белдергәнчә, ул Россия нефть компанияләре белән “сөйләшүне чиста биттән башларга” әзер. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: апрель аенда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Юлия Тимошенко очрашуы вакытында Украина ягы Татарстан контролендә булган һәм “Татнефть” чималына бәйле Кременчуг заводы нефть эшкәртүне аена 600 мең тоннадан 1 миллионга арттырсын дигән теләк белдерде, соңрак “Нафтогаз Украины” башлыгы Алексей Ивченко “Укртатнафта”ны яңадан хосусыйлаштыру нияте турында әйтте. Шушы көннәрдә исә Анатолий Кинах мондый туры сүзлелек белән килешмәүчәнлеген белдерде. Күрәсең, Равил Моратовка Украина җитәкчелеге белән әлеге мәсьәлә хакында да фикер алышырга туры киләчәк.