news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда торак төзелеше буенча план 35 процентка үтәлгән

Рөстәм Миңнеханов территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар республиканың барлык муниципалитетларында да оештырылырга тиешлеген искәртте.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Республикада торак төзелеше программасын гамәлгә ашыру кысаларында быел 2 млн 670 мең квадрат метр торак тапшыру планлаштырыла. Тулаем республика буенча план 35 процентка үтәлгән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр билгеләп үткәнчә, быел файдалануга тапшыру планлаштырылган гомуми торак күләмендә социаль ипотека якынча 10 процент яки 280 мең квадрат метр тәшкил итә. Бүгенге көндә 1381 фатирга 36 йорт (планның 27 проценты) төзелгән. Тагын 74 йорт әзер диярлек. План буенча 161 йортны тапшыру каралган.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 1 млн 200 мең квадрат метр булган 164 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 57 йорт төзелгән инде. Калган 107 күп фатирлы йортның 48е әзер диярлек, 37се уртача әзерлектә, 22 йортның өчтән бер өлеше әзер.

Санитар-экологик ике айлык кысаларында ТР Төзелеш министрлыгы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә «Чиста төзелеш» чарасы үткәрә. 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр барлыгы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 28 тикшерү уздырылган, 15 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар республиканың барлык муниципалитетларында да оештырылырга тиеш. «Күзәтчелек органнары тарафыннан 14 апрельгә 710 хокук бозу очрагы ачыкланган, төп өлеше бетерелгән инде. 552 беркетмә төзелгән, штрафлар салынган. 342 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланган, шуларның яртысы бетерелгән», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100