Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы маркетплейс эшчәнлеге белән танышты
Хәзер Казанда заказларны бирү өчен 16 пункт бар, ә республикада мондый пунктлар саны 37 булды.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада беренче сәүдә мәйданчыгы булган KazanExpress маркетплейсының заказларны бирү пунктында булды.
Татарстан маркетплейсы вәкилләре Рөстәм Миңнехановка заказларын бирү пунктларын арттыру планнары турында сөйләде. Хәзер Казанда алар 16, ә республика буенча — 37. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бизнесменнар сүзләренчә, пандемия шартларында маркетплейсларга ихтыяҗ сизелерлек арткан. Кызыксыну тиз, тәүлек дәвамында китереп җиткерү белән бәйле.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «электрон сәүдә сервислары җирле җитештерүчеләрнең продукциясен тәкъдим итү өчен яхшы мәйданчык булырга тиеш». Кичә ул кушымта аша Татарстанда җитештерелгән киемгә заказ биргән, ә хәзер бирү пунктында заказын алган, дип ачыклык кертте агентлык әңгәмәдәше.
Эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка бизнеска ярдәме өчен рәхмәт әйтте, диде Лилия Галимова.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, KazanExpress заказларын бирү пунктлары булган шәһәрләр санын 122 гә кадәр арттырырга, шул ук вакытта Татарстаннан тәэмин итүчеләр санын 60 процент дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз