Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» яңа комплексының масштаблы төзелешен карады

Генераль подрядчы - Төркиянең «Гемонт» компаниясе махсус режим шартларында төзелешкә әзерлек эшләре алып бара.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең яңа этилен комплексы (ЭП-600) төзелеш мәйданчыгы белән танышты. Комплекста этилен, пропилен, бутадиен, бензол, шулай ук башка нефть химиясе продуктлары җитештереләчәк. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов этилен заводында булды, анда яңа пиролиз мичләрен карады. Гамәлдәгеләре белән бергә ике яңа мичне эшләтеп җибәрү завод хезмәткәрләренә 2019 ел нәтиҗәләре буенча этилен эшләп чыгаруны рекордлы күләмгә — 618 мең тоннага кадәр, шулай ук пропилен җитештерүне 302 мең тоннага кадәр җиткерергә мөмкинлек бирде.

«Көндез эшләүчеләрнең бер өлеше читтән торып эшләү режимына күчерелде, 60 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк белгечләр — үз-үзләрен изоляцияләү режимында. Кешеләрнең күп җыелуына юл куймас өчен, сменалы персонал графигына үзгәрешләр кертелде, киңәшмәләр видео конференция элемтә режимында уза», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Республика җитәкчесе кабул ителгән чараларның үз вакытында булуын билгеләп үтте һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте. Иң төп бурыч — коллективны һәм җитештерү потенциалын саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү, диде ул.