Миңнеханов коронавирус белән көрәштә хезмәттәшлек өчен РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде

Республика катлаулы эпидемиологик хәлдә оператив карарлар кабул итә ала.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Федераль хезмәттәшләр белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Татарстан коронавирус белән көрәштә оператив карарлар кабул итә ала. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин һәм төбәк башлыклары белән киңәшмәдә Хөкүмәткә, Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерде.

«Без Россия Хөкүмәте, Россия кулланучылар күзәтчелеге, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бик тыгыз эшлибез. Барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителә. Без бу эш өчен бик рәхмәтле», - диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча Федераль штаб хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерде. Алар ярдәмендә Татарстан күп кенә файдалы мәгълүмат ала һәм эшне көйләү мөмкинлегенә ия.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 28 пациент яңа типтагы коронавирус инфекциясеннән дәваланган,ә 116 зарарланган кеше табиблар күзәтүендә дәвалана. Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 диагнозы 144 кешедә расланган.