А.Песошин: Германия - Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе

Алексей Песошин KGAL Group компаниясе вәкилләре белән очрашты.
(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген KGAL Group компаниясе (Германия Федератив Республикасы) вәкилләре белән очрашты. Германия Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе булып тора, дип әйтте Алексей Песошин. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин KGAL Group компаниясенең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән беренче генә очрашуы түгеллеген билгеләде. 2017 елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эшлекле сәфәре кысаларында компаниянең җитәкчелеге белән очрашкан иде.Моннан тыш, Алексей Песошин искә төшергәнчә, 2018 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумының чираттагы утырышы булды, анда KGAL Group компаниясе уңышлы чыгыш ясады.Татарстан Республикасының Германия белән мөнәсәбәтләренә килгәндә, 2017 елда тышкы сәүдә әйләнеше 1,5 млрд. евродан артык тәшкил иткән. Германия Татарстанның әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе булып тора, дип билгеләде Алексей Песошин.Ул шулай ук төбәккә карата кызыксыну һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә омтылыш күрсәткән өчен рәхмәт белдерде.Искә төшерәбез, KGAL Group компаниясе вәкилләре белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгында очрашулар узды, компания белән хезмәттәшлек буенча эшче төркем утырышы узды, Татарстан компанияләре җитәкчелеге белән әңгәмәләр булды.