Рөстәм Миңнеханов Нурлатта яңартылган сәнгать мәктәбен карады

Татарстан Президенты өстәмә белем бирү учреждениесендәге капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Нурлатка эш сәфәре кысаларында капиталь ремонт ясалган балалар сәнгать мәктәбендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәп 1965 елда ачылган, ә 2018 елда учреждениедә капиталь ремонт башланды. Эшләр бер ел дәвам итте – инженерлык челтәрләре, шулай ук бинаның фасады һәм түбәсе яңартылды.

ТР Президенты сәнгать мәктәбенең уку кабинетларын карады, педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Мәктәптә 224 урынга исәпләнгән концерт залы, ике хореография залы һәм 23 кабинет бар. Хәзер биредә 825 бала белем ала.

Рөстәм Миңнехановка мәктәптә булган мөмкинлекләрне ничек тормышка ашырулары турында сөйләделәр. Учреждениедә 21 иҗат коллективы эшли. Бу - алты хор коллективы, халык уен кораллары оркестры, кыллы ике ансамбль, дүрт хореография коллективы, фольклор төркем, халык уен кораллары ансамбле һәм алты вокаль ансамбль. Алар төрле конкурсларда берничә тапкыр җиңде.

«Рөстәм Миңнеханов сәнгать мәктәбенең капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде, шулай ук укучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде», – дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.