news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Нурлатта медальләр тапшырды

Мактаулы бүләкләрне 73 ел бергә гомер иткән Камил Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Мәрьям Сәмигуллина алды.

Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Нурлатта медальләр тапшырды
tatatrstan.ru

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлатта ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Нурлат районында узды.

Мактаулы бүләкләрне Камил Сәмигуллин һәм аның тормыш иптәше Мәрьям Сәмигуллина алды. Алар инде 73 ел бергә яшиләр.

«Ничек дулкынланмаска. Безнең турында борчылулары, безне хөрмәтләүләре өчен аларга [республика җитәкчелегенә] рәхмәт», — дип сөйләде журналистларга Камил Сәмигуллин.

Камил Сәмигуллин Орловск-Курск дугасында сугышта катнаша. Аннары Брянск фронтының 242 нче полкы Карачай укчылар дивизиясендә сугыша. Авыр яралана, госпитальдә аягын ампутациялиләр. Беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәзер яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара, мәктәп укучылары алдында чыгыш ясый.

Мәрьям Сәмигуллина — тыл хезмәтчәне. Авыл мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, сеңелләре белән Мәскәү өлкәсенә торф чыгаруга китә. Сугыш елларында туган ягына кайта. Тракторчы курсын тәмамлый һәм сугыш беткәнчегә кадәр колхозда тракторчы булып эшли.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм региональ түләүләрне исәпкә алып, 100 мең сум акча алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100