^Р.Миңнеханов экологларны мөстәкыйль рәвештә җир алучыларга каршы көрәшергә чакырды

^Р.Миңнеханов экологларны мөстәкыйль рәвештә җир алучыларга каршы көрәшергә чакырды

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика экологларын һәм хокук саклау структураларын урман участокларын һәм яр буе зоналарын мөстәкыйль рәвештә төзелеш өчен алучыларга каршы көрәшкә чакырды.

"Мондый һәр факт тиешле хокукый бәя алырга тиеш. Тәртип бозучыларга каршы йомшак мөгамалә һәм яклау булырга тиеш түгел", - дип ассызыклады Премьер -министр. Ул, шулай ук сәнәгать проектлары буенча экологик экспертизаны үткәргәндә кагыйдәләрне катгый сакларга кирәклеге турында искә төшерде. "Татарстан - яшел зона түгел, ә эре сәнәгать төбәге. Шулай да, республиканың икътисади потенциалын гамәлләштерүне кайгыртып, без халыкны әйләнә-тирәгә югары экологик басым нәтиҗәләрен тоярга мәҗбүр итәргә тиеш түгел, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

2005 елда министрлык эшенең тагын бер стратегик юнәлеше әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә, җир асты байлыкларын куллану һәм урман тармагында эшчәнлек алып баручы республика һәм федераль территориаль структураларының үзара бәйләнешен оештыру булырга тиеш. Федераль үзәк инициативасы белән үткән административ реформалар нәтиҗәсендә яңа территориаль органнарның барлыкка килүе функцияләрне чикләүне һәм эш тәртибен билгеләүне таләп итә. Әлеге мәсьәләдә ачыклык булмау элекке һәм яңа оештырылган ведомстволарның нормаль эшен тоткарлый торган бюрократик мәшәкатьләр сәбәбе булды. "Төрле дәрәҗәләрдә озак һәм күптөрле килешүләр республиканың инвестицион имиджына уңай йогынты ясамый", - дип билгеләде Премьер-министр. Ул әлеге мәсьәләне хәл итүдә координатор ролен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына алырга тәкъдим итте. Беренче квартал дәвамында министрлыкка барлык аталган структураларның үзара бәйләнеш регламентын һәм тәртибен эшләргә кирәк булачак.