news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Мәрҗанинең мирасны саклап калуга өстенлек биргәнен искәртте

«Архив ул — уникаль мәгълүмат, тарихи белешмәләр чыганагы, безгә аны киләчәк буын өчен лаеклы рәвештә сакларга кирәк», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов  Мәрҗанинең мирасны саклап калуга өстенлек биргәнен искәртте
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты утырышында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасны саклап калуга зур игътибар иткәнен билгеләп узды. Аның «Үткән заман — киләчәк заманның көзгесе, үткән заманнан алынган гыйбрәт һәм тәҗрибә дә киләчәк заманның юлбашчысы» дигән сүзләрен искә төшерде.

«Архив ул — уникаль мәгълүмат, тарихи белешмәләр чыганагы, безгә аны киләчәк буын өчен лаеклы рәвештә сакларга кирәк. Республиканың архив фонды Россиянең бай документаль тупланмаларының берсе. Архивистлар документларны саклап, идарә, фәнни, мәдәни, социаль бурычларны кертүгә өлеш кертә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул быел Казанда Федераль агентлык каршында архив эше буенча совет һәм архивлар өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясе утырышы узачагын әйтте. Федераль архив агентлыгына Казан сайланганы өчен рәхмәтен җиткерде. ТР Архив эше буенча дәүләт комитетына утырышка ныклап әзерләнергә йөкләмә бирде.

Президент 2016 елдан, архив эше үсеше буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда матди-техник базаны яңартуга 870 млн сум акча юнәлдерелгәнен билгеләп үтте. «Дәүләт архивы һәм муниципаль архивлар биналарына капиталь ремонт үткәрелде, яңа архив саклагычлары төзелде. Быел капиталь ремонт программасы тагын биш елга озайтылды», — диде.

Рөстәм Миңнеханов архив тармагы кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгәнен билгеләп узды. «Архив эше буенча дөньядагы иң яхшы практикаларны өйрәнеп, безнең республикада кертергә кирәк», — диде. Дәүләт комитетына анализ ясарга, алдагы үсеш буенча тәкъдимнәр кертүне сорады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100