news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Мишустинны финанслар һәм инновацияләр белән кызыксыну берләштерә

Татарстан белән Федераль салым хезмәтенең элеккеге башлыгы арасындагы хезмәттәшлекнең иң ачык мисалы - үзмәшгульләр белән тәҗрибә.

Миңнеханов һәм Мишустинны финанслар һәм инновацияләр белән кызыксыну берләштерә
архив tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең яңа Премьер-министры Михаил Мишустин финанс һәм инновацияләр өлкәсендә бер-берсен яхшы аңлыйлар. Мондый фикерне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде.

«Рөстәм Нургалиевичка һәм яңа РФ Премьер-министрына финанс секторы һәм инновацияләр белән кызыксыну темасы хас. Иң соңгы билгеле проект - үзмәшгульлек буенча эксперимент, махсус салым режимын кертү. Бу өлештә Татарстан куелган фаразны үтәде. Бу республикада узган ел нәтиҗәләре буенча теркәлгән 60 мең үзмәшгуль булдыруга ирешү», — диде Галимова.

Россия Федераль салым хезмәтенең элеккеге башлыгы - Татарстанда еш кунак, дип билгеләп үтте ул. Кичә Рөстәм Миңнеханов Мишустинны Instagram-аккаунтта ил Премьер-министры итеп билгеләнүе белән котлады.

«Мишустин әфәнде - Татарстанны яхшы белүче кеше. Әле 2007 елда ук ул «Алабуга» МИЗ территориясе язмышында катнашты, бүгенге көндә ул Россия масштабында иң яхшыларның берсе булып тора», — дип искә төшерде Галимова.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Михаил Мишустинны РФ Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләү турындагы указга кул куйды. Аңа кадәр РФ Дәүләт Думасы Премьер-министр вазифасына Мишустин кандидатурасын хуплады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100