Татарстан Президенты законга кул куйды

Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”гы Татарстан Республикасы Законын имзалады
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында”гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.
Законны кабул итү яңа редакциядә бәян ителгән “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында”гы Федераль закон үз көченә керү белән бәйле.
Закон тексты рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.