Минтимер Шәймиев Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы белән очрашты

Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Руслан Мөхәммәтшин). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Екатеринбургтагы Вьетнам Социалистик Республикасы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.
Ле Куи Куинь Екатеринбургтагы Вьетнам Генераль консулы булып узган елның көзендә билгеләнгән иде. Дипломатның Татарстанга сәфәре өч көнгә исәпләнгән. Искәртеп узабыз, кичә ул ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Евгений Дәүләтшин белән очрашты, Казан Кремле белән танышты. Программада вьетнам компанияләре җитәкчеләре белән очрашу, Казан дәүләт университетында, иртәгә Вьетнам осталарының картиналар күргәзмәсе ачылырга тиешле Халыклар дуслыгы йортында булу каралган.
Бүген Татарстан Президенты кабинетында узган очрашу барышында республика башлыгы чит ил дипломатын Екатеринбургтагы Вьетнам генераль консулы вазифасына билгеләнүе белән котлады һәм Урал төбәге башкаласы Россиянең эре сәнәгать үзәге санала дип ассызыклап үтте. Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, тиздән Казанда Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы ачылачак. Аның сүзләренчә, дәүләтләрнең тышкы мөнәсәбәтләре органнарын оештыру “үзара файдалы хезмәттәшлек өлкәсендә булган мәсьәләләрне озакка сузмыйча хәл итәргә мөмкинлек бирә”. Татарстан башлыгы әңгәмә барышында бүгенге көндә Вьетнам тиз үсүче ил санала дип ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Азия дәүләтенең тулаем эчке продукты үсеше 8,2 процент тәшкил итә. “Без барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә әзер”, - дип ышандырды Вьетнам дипломатын Минтимер Шәймиев.
Очрашуда ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, “Доан Кет” ТР Вьетнам җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы рәисе Дам Зань Лам һәм башкалар катнашты.