Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа ассоциациясе белән хезмәттәшлекне югары бәяли

Очрашуда Tech Tour Европа делегациясенең 2020 елның апрелендә Россия венчур форумы эшендә катнашуы һәм Россия Тех Тура форумы кысаларында чаралар турында фикер алыштылар.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tech Tour Европа Ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул тышкы базарларга Татарстан проектларын чыгаруда, шулай ук чит илләр инвестицияләрен җәлеп итүдә Tech Tour Европа Ассоциациясе белән хезмәттәшлекне югары бәяли. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында очрашуда Tech Tour Европа делегациясенең 2020 елның апрелендә Россия венчур форумы эшендә катнашуы һәм Россия Тех Тура форумы кысаларында чаралар уздыруы мәсьәләләре каралды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ассоциация Татарстанда күптән билгеле. 2009 елдан «ТехТур» өч мәртәбә Казанда уздырылган, ул анда катнашкан компанияләр үсешенә ярдәм иткән, шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Европа венчур бизнесы бергәлегендә багланышларын киңәйтүгә китергән.