news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошинга «Сетевая компания»нең 2019 елгы эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде

Татарстан Премьер-министры Чистайда электр челтәре компаниясе директорлар советының күчмә утырышын үткәрде.

Песошинга «Сетевая компания»нең 2019 елгы эш нәтиҗәләре тәкъдим ителде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чистайда эш сәфәре кысаларында «Сетевая компания» ААҖ директорлар советы утырышын уздырды. Бу хакта республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш алдыннан Алексей Песошин Чистай электр челтәрләренең яңа административ базасын карады. Аннары Директорлар советы утырышы булды. Анда катнашучылар компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләрен карады, җитештерү һәм финанс-икътисади эшчәнлеккә йомгак ясады, компаниянең агымдагы елның тугыз аенда капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыруны һәм 2019 ел нәтиҗәләре буенча фаразланган күрсәткечләрне карады.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр тәкъдим ителде. Утырышта компаниянең электр челтәре комплексын кышка әзерләү буенча эш уңышлы тәмамланды, дип билгеләп үттеләр. Россия Икътисад министрлыгы бәяләве нәтиҗәләре нигезендә, электр энергетикасы субъектларының 2019-2020 җылыту сезонына әзерлеге буенча әзерлек паспорты алынды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100