Песошин Россия Регби федерациясенең хисап-сайлау конференциясендә катнашты

Очрашуда катнашучыларга 2020 - 2023 елларга илдә регби үсеше стратегиясен тәкъдии иттеләр.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең чираттан тыш хисап-сайлау конференциясендә катнашты. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Очрашу Регби атналыгы кысаларында узды. Анда клублар һәм төбәк федерацияләре вәкилләре катнашты. Сүз уңаеннан, Алексей Песошин илнең Регби федерациясе Югары советы әгъзасы булып тора.Конференциядә катнашучылар Югары совет һәм федерация идарәсенең хисапларын карады һәм раслады. Шулай ук гомумроссия иҗтимагый оешмасы уставына үзгәрешләр кертелде. Югары совет һәм ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау өчен тавыш бирделәр.Моннан тыш, 2020 - 2023 елларга илдә регби үсеше стратегиясен тәкъдим иттеләр.