Миңнеханов белән Измир мэры төбәкләрнең хезмәттәшлеге турында фикер алышты

Татарстан Президенты пандемия вакытында гражданнарның иминлеге мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте һәм яңа шартларда эшләргә өйрәнергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир мэры Тунч Сойер белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов Сойерны төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәгә чыгарырга өндәде.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе төбәкләрнең хезмәттәшлегенә йогынты ясады, активлыкны бераз туктатты, әмма болар барысы да торгызылачак. Бу туристлык тармагына, кече һәм урта бизнес мәсьәләләренә кагыла.

«Туризм, кече һәм урта бизнес мәсьәләләре буенча эшләячәкбез. Моның өчен барысы да бар. Дәүләт башлыклары, безнең белән сезнең дәрәҗәдә. Безнең делегациягә игътибарыгыз өчен рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Covid-19 куркынычы чорында гражданнарның иминлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирде һәм яңа шартларда эшләргә өйрәнергә кирәклеген әйтте

«Сезнең энергия безгә көч бирә, барлык килешүләрне гамәлгә ашырырга керешәчәкбез», — диде Тунч Сойер.

Очрашу азагында Измир белән Казан арасындагы элемтәләрне ныгыту турында килештеләр.